Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Иҗатында- кеше язмышлары...

 21нче ноябрь көнне 12нче татар китапханәсендә шәһәребездә яшәп иҗат итүче танылган язучы ,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, «Казан  утлары»  журналының проза бүлеге мөхәррире   һәм «Ислам нуры» дини-иҗтимагый гәзитенең баш мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева  белән очрашу кичәсе үтте.

  Айгөл Әхмәтгалиева –халкына бик күп талантлар биргән Актаныш ягыннан. Ул  1973 елның 27 ноябрендә Актаныш районы Качкын авылында укытучы  гаиләсендә туа. Бу­лачак язучы үз каләмен мәктәп елларыннан ук сыный башлый.1990 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле,  әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш  телләре факультетына укырга керә. Хезмәт юлын студент елларында  Казанның 10нчы гимназиясендә укытучы, «Мәгърифәт» газетасында корректор булып башлап җибәрә.1994 елда гаиләсе  белән Чаллы шәһәренә күченгәч, «Нур» газетасында корреспондент, Чаллы дәүләт педагогия институтында укытучы булып эшли. 2001 елда яңа ачылган «Мәйдан» журналына  эшкә килә Һәм 2013 елга кадәр «Мәйдан» журналының әдәбият бүлеген җитәкли. Язучының халыкчан тел белән, укучыны кызыксындыра торган темаларга язуы  китап укучыларны җәлеп итә.  

    «Иҗатында кеше язмышлары» дип аталган бу очрашуга язучының иҗатын  яраткан, татар теленә, татар әдәбиятына битараф булмаган китап укучылар, педагогия көллияте студентлары килгән иде. Кичәне алып баручы китапханәнең зурлар белән эшләү бүлеге  мөдире Зөлфия Шәкүрова язучының иҗат юлы белән таныштырды, әсәрдән өзекләр укыды. Тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Педагогия көллияте студентлары «Сагынган чакларымда...»  җыентыгына кергән «Ачкыч кайда?» пьесасыннан өзекне бик оста итеп сәхнәләштереп күрсәттеләр.  

Язучы китапларын язу тарихына тукталды. Китап укучыларның "Бу чынлап та булган хәлме?" дигән соравына җавап итеп, Айгөл ханым һәрбер героеның прототибы барлыгын ассызыклап әйтте.

Йомшак, ягымлы тавышлы, искиткеч мөләем ханымны китап укучылар тын да алмый тыңлап утырдылар, кичә бер сулышта үтте. Айгөл ханымның кайсы гына әсәрен алсак та, барысы да яратып, йөрәк түреннән үтеп язылган. Шундый китапларны китап укучыларыбыз  язучының автографы белән сатып алу бәхетенә дә иреште. Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, язучы Марс Яһүдин үзенең чыгышында А. Әхмәтгалиеваның иҗатына югары бәя бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев