ЯшьLine — яшьләр турында яшьләрчә!
Әлеге тапшыруда талантлы, әле танылып кына килә торган иҗади яшьләр белән әңгәмәләр оештырыла.
Татарстан Мәдәният Министрлыгы каршында эшләп килүче Татар мәдәни ресурс үзәге базасында яңа тапшыру үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы — КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының татар журналистикасы студенты Гөлназ Рәшитова.
Әлеге тапшыруда талантлы, әле танылып кына килә торган иҗади яшьләр белән әңгәмәләр оештырыла. 20 минутлык җылы, ихлас әңгәмә барышында кунак үзе белән таныштыра һәм иҗади номер күрсәтә (җыр башкару, музыка уен коралларында уйнау, сәнгатьле сөйләү).
Беренче чыгарылышта Ижау егете, яшь, талантлы җырчы, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты, халыкара конкурслар җиңүчесе Рөстәм Егоров булды.
Тапшыру Татар мәдәни ресурс үзәгенең YouTube, Rutube каналларында, шулай ук Татар мәдәни ресурс үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә һәм автор Гөлназ Рәшитованың сәхифәсендә атнага бер тапкыр чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев