Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яшел Үзәннең Норлат мәктәбендә «Татар кызы - 2023» бәйгесе үтте

Бәйгедә һәр сыйныфтан бер кыз катнашты.

 

Яшел Үзәннең Норлат мәктәбендә «Татар кызы - 2023» бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә һәр сыйныфтан бер кыз катнашты. Кызлар һәр биремгә иҗади якын килеп, үзләренең татар халык ашларын, ризыкларын, костюмнарын тәкъдим итте. Әдәби әсәрләрдән чыгышлар күрсәтте.

Алар интеллектуаль турда белемнәрен сынады. Кызларны яклап, сыйныфташлары сәламләде. Чара бик җылы һәм эмоциональ узды. Катнашучы кызлар һәрберсе номинацияләрдә җиңүче булды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Ә «Татар кызы - 2023» исеменә Нәфисә Закирова, Алинә Мөәминова, Гүзәл Сафина лаек булды.

Фото "Яшел Үзән" сайтыннан.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев