Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңгән укучылар укырга кергәндә өстәмә балл алачак

Ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиада 16 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр дистанцион форматта уза.

16 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр РФнең 50дән артык төбәгеннән 360 укучы дистанцион форматта уза торган ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасының төп этабында катнашачак.

Олимпиада 8-11 сыйныф укучылары өчен «Россия Федерациясенең санлы икътисады» илкүләм программасының «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында уздырыла. Чараны Россия Банкы ярдәмендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра.

Укучылар өчен олимпиадада катнашу - үз белемнәрен тикшерү һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге. Ә педагоглар укучыларның белем дәрәҗәсен бәяли алачак.

Чыганак https://mon.tatarstan.ru

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев