Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яшь шагыйрьләр өчен «Такташ FEST» конкурсы игълан ителә

Конкурста 14 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала.

Конкурста 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр, 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала.Бу хакта «Идел» журналы сайтында хәбәр ителә.

Талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан, «Такташ FEST» конкурсы игълан ителә. Конкурста Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала. 

Бәйге 2024 елның 1 июленнән 31 октябренә кадәр өч этапта үткәрелә:

  • беренче этапта әдәби әсәрләр кабул ителәчәк,
  • икенче этапта жюри тарафыннан әдәби әсәрләр тикшерелә һәм бәяләнә.
  • Өченче этап – йомгаклау өлешендә әдәби-музыкаль кичә оештырылачак.

Әлеге конкурсны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Новые Медиа» мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗади проектларны тормышка ашыру буенча автоном коммерцияле булмаган оешма һәм «Идел» журналы бергәләп оештыра.

Нигезләмә https://idel.top/

Чыганак https://idel.top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев