Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яраткан әтием

Әтием яхшы күңелле, тыйнак, сабыр, һәрвакыт яңалыкка, белемгә омтылучы кеше минем.

   Безнең гаиләбездә биш кеше: әтием, әнием, мин һәм ике энекәшем. Гаиләбез бик тату. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әнием һәрчак үзара сөйләшеп, киңәшләшеп, фикерләшеп эшлиләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. 

    Мин үзем күбрәк әти янында йөрергә яратам. Миңа калса, кызлар әти сарлы була, дигән сүз безгә туры киләдер. Чөнки без әтием белән өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәбез. Әтием яхшы күңелле, тыйнак, сабыр, һәрвакыт яңалыкка, белемгә омтылучы кеше минем. Без, балаларына да күп мәгълүмат бирә ул, белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Мин аңа әнигә сөйли алмаган серләремне сөйлим. Ул беркайчан да орышмый, тыңлый, аңлый, киңәш бирә. Без, балалары, аны дус итеп кабул итәбез, шул ук вакытта аны яратып, аңа хөрмәт белән карыйбыз. Әти безне теләгәнеңә ничек ирешергә, хезмәт сөючән һәм гадел булырга, ирешелгәннәр белән беркайчан да туктап калмаска өйрәтә. Үз мисалы белән ул миңа гаиләңне ничек яратырга һәм аның өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәклеген күрсәтә. Без аны бик яратабыз.

  Әтием һөнәре буенча – бораулаучы ярдәмчесе. Аның эше бик авыр һәм җаваплы. Кушылган эшне җиренә җиткереп эшләгәне өчен, аны эш урынында  да хөрмәт итәләр.

  Әти-әнием минем өчен олы терәк, зур таяныч. Мин алар белән горурланам. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта яшәргә язсын.

Айзилә Әхмәтова, Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев