Яр Чаллыда Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды
30 август - Республика һәм шәһәр көнендә Чаллының төрле мәйданчыкларында бәйрәм программасы оештырылды.
Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр "Акварель - 2022" чәчәкләр фестивале булды. Ипподромда ат спорты ярышлары, милли көрәш, "Гөрләп яшә, Татарстаным" концерт программасы тәкъдим ителде. Төп чаралар Яр буе паркы мәйданында узды: театральләштерелгән тамаша, бүләкләр тапшыру, концерт һәм салют. Концертта шәһәр артистлары, «Здравствуй, песня» ВИА, Татарстанның атказанган артисты Иркә, ә аннары Россия эстрадасы йолдызы IOWA чыгыш ясады. Аннан соң «Яр Чаллы авторадиосы» һәм DJ Mc MORFEY (диджей Морфей) радиостанциясеннән дискотека булды. 21:00 сәгатьтә салют яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев