Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яңа уку елы хәвефсез булсын

Яңа уку елының беренче көнендә укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү бик мөһим.

Дәүләт автоинспекциясе менә бу кагыйдәләрне искә төшерергә киңәш итә: 

Җәяүлегә кайда йөрергә рөхсәт ителә? 
Җәяүлегә тротуарлардан гына йөрергә рөхсәт ителә. Каршы очраган кешеләргә комачауламас өчен, уң як буйлап атлрага кирәк. Әгәр тротуар юк икән – юл кырыеннан транспорт хәрәкәтенә каршы барырга кирәк. Ул чагында машина йөртүче җәяүлене ерактан, ә җәяүле якынлашып килүче транспорт чарасын күрәчәк. 

Урамның икенче ягына кайда чыгарга мөмкин? 
Юлны "зебра" җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга мөмкин. Велосипедта яки самокатта булсагыз, аннан төшәргә һәм колакчыннарны, гаджетларны сүндереп кенә юл аша чыгарга.

Светофорлар булмаса, нишләргә?
Башта юл аркылы чыгуның тулысынча куркынычсызлыгына инану. Юлны аркылы чыга башлаганда сулга, уңга һәм тагын бер кат сулга карарга кирәк, машиналар сине үткәреп җибәргәненә ышангач кына, чыга башларга. Юлның уртасына барып җиткәч, тагын бер тапкыр уңга карарга һәм чыгып җитәргә. 

Җәяүлеләр светофорыннан ничек файдаланырга? 
Юлны светофорның яшел төсенә генә һәм транспорт чараларының туктаганлыгына инангач кына чыгарга кирәк. Юлга кисәк йөгереп чыгарга ярамый.

Юлда ничек күренеп торырга? 
Караңгы вакытта яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга кирәк, алар өске киемдә, рюкзакларда, сумкаларда һ.б. урнаштырылырга мөмкин. Бу машина йөртүчегә җәяүлене алдан күрергә һәм транспорт чарасын вакытында туктатырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев