«Яңа татар җыры - IV» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Катнашучылар өчен яшь чикләве юк.
"Яңа татар җыры - IV" авторлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана.
Бәйгенең максаты – татар җыры сәнгатен яңа җырлар белән баету.
Бәйге 2 номинация буенча үткәрелә:
Иң яхшы татар җыры
Татар телендә иң яхшы балалар җыры.
Бәйгенең җиңүчеләренә зур акчалата бүләкләр дә каралган.
- 1 урын - 200 мең сум
- 2 урын - 150 мең сум
- 3 урын - 100 мең сум
- Махсус приз - 50 мең сум
1 тур — 1 июльдән 1 декабрьгә кадәр, аудиоязмалар кабул итү; 1 этапка нәтиҗәләр ясау (аудиоязмаларны тыңлау) — 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр.
2 тур — финалистларны чакырып тыңлау: Казанда 14-15 декабрьдә.
Гала-концерт һәм бүләкләү: Казанда 15 мартта.
Гариза тутыру https://vagapovfond.ru//yanatatarjyry
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев