Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Яңа Гасыр» телеканалы «Халыклар мирасы» конкурсында катнашырга чакыра

Бәйгенең махсус номинациясе — Балалар номинациясе.

«Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Халыклар мирасы» конкурсын игълан итә. Премиаль фонд — 500 000 сум.

Милләт беренче чиратта үзенең халкы белән дан тота. Халыкта гына иң моңлы көйләр туа, үзенчәлекле һөнәр ияләре барлыкка килә, үзенә генә хас аш-су серләре була. Биредә Татарстанда яшәүче барлык халык вәкилләре катнаша ала.

Бәйге номинацияләре:

  • Аш-су остасы;
  • Милли кием;
  • Милли бию;
  • Милли җыр;
  • Һөнәр иясе.

Махсус номинация — Балалар номинациясе.

Гаризаларны miras@tnvtv.ru электрон почтасына җибәрегез. Алар 2023 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

https://tnv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев