Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ял­гы­зың бар­ма!

Та­тарс­тан­да су ке­рү се­зо­ны 1нче июнь­нән ге­нә ачыл­са да, ин­де су ке­рү­че­ләр дә бар. Шу­ңа да су ке­рер­гә бар­ган­да кур­кы­ныч­сыз­лык ка­гый­дә­лә­рен ис­тән чы­гар­ма­гыз.

Саф һа­ва, ко­яш, су! Җәй кө­не ел­га бу­ен­да ял итү­дән дә рә­хәт­рәк нәр­сә бар ми­кән?! Ка­ни­кул­ның иң кү­ңел­ле миз­ге­ле­дер бу. Та­тарс­тан­да су ке­рү се­зо­ны 1нче июнь­нән ге­нә ачыл­са да, ин­де су ке­рү­че­ләр дә бар. Тик, кыз­га­ныч, ба­тып үлү­че ба­ла­лар ту­рын­да да ишет­тек. Шу­ңа да су ке­рер­гә бар­ган­да кур­кы­ныч­сыз­лык ка­гый­дә­лә­рен ис­тән чы­гар­ма­гыз. Сай бу­лып то­ел­ган ел­га­да да кө­тел­мә­гән хәл­ләр ки­леп чы­га ала. Су ас­тын­нан чо­кыр­лар кү­ре­неп тор­мый шул. Шу­лай ук чоң­гыл­лар, су агы­мы­ның кө­че дә кур­кы­ныч. Су­га чу­мар­га яра­ту­чы­лар­га ае­ру­ча сак бу­лыр­га ки­рәк, чөн­ки су ас­тын­да таш, бо­так, агач ке­бек тор­мыш өчен кур­кы­ныч әй­бер­ләр бу­лыр­га мөм­кин.

Бе­рен­че тап­кыр су ко­е­ныр­га җил­сез ко­яш­лы көн­не ба­рыр­га ки­рәк. Биш ми­нут­лап ко­ен­ган­нан соң, су­дан чы­гар­га ки­ңәш ите­лә. Ан­нан соң су­да бу­лу ва­кы­тын 15 ми­нут­ка ка­дәр озай­тыр­га мөм­кин. Су ко­е­ну өчен иң ку­лай ва­кыт – ир­тән һәм кич. Ко­яш­та кы­зын­ган­нан соң су­га ки­нәт ке­рер­гә яра­мый. Ип­тәш­лә­рең­не су­га ки­нәт төр­теп керт­мә.

Төр­ле ка­бар­тыл­ган шар­лар бе­лән йөз­гән­дә, алар­га ыша­нып яр­дан ерак йө­зеп кит­мә. Ти­рән­гә кер­мә! Һәм иң мө­һи­ме, ял­гы­зың гы­на су ке­рер­гә ба­ра күр­мә. Ип­тәш­лә­рең бе­лән бар­ган оч­рак­та да, сез­нең бе­лән әти-әни­лә­ре­гез бул­сын.

Җәй­ге ка­ни­кул­ла­ры­гыз кы­зык­лы һәм фай­да­лы уз­сын, дус­лар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев