Якты төсләргә бай вакыт
Буш вакытларымда кулыма каләм алып, күңелемдә туган хисләремне кәгазьга язам...
Балачак – ул бик матур вакыт. Бу вакытта уйнарга, хыялланырга, күңел ачарга һәм тылсымлы әкиятләр укырга мөмкин. Балачак якты төсләргә бай. Ул – бер сихри ил, анда барысы да гади һәм кызык тоела.
Без балачагыбызны һәрвакыт якты хатирәләр белән искә алабыз. ”Их кайтасы иде шул вакытка!”– дип әйткән чаклар да күп була .
Сагындыра ул бәхетле, бер кайгысыз балачак! Барлык балаларга да бәхетле балачак, якты киләчәк насыйп булсын !
Камилә Галиуллина, Зәй районы Түбән Биш мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев