Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Ябалак» татарча сөйләшә

Чаллының 4нче мәктәбендә дүртенче тапкыр «Ябалак-2024» татар телендә төбәкара фән олимпиадасы үтте.

Анда Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Әгерҗе, Минзәлә, Мамадыш, Лениногорск, Сарман, Кукмара районнарыннан 3-5нче сыйныф укучылары катнашты. Олимпиада тулысынча 4нче мәктәп инициативасы һәм көче белән уздырыла.

Моңа кадәр ул шәһәркүләм булса, быел бөтен республикадан татар телен һәм фәннәрне яхшы белүче укучыларны җыйган. Беренче тапкыр 30 укучы гына катнашса, быелгы олимпиадага барлыгы 160 гариза җибәрелгән.

Мәктәп директоры Асаинов Айрат Абдулхай улы билгеләп үткәнчә, олимпиада ул шуның өчен дә олимпиада, иң өлгерләр һәм иң җитезләр генә җиңүгә ирешә.

3-4нче сыйныфлар – әйләнә-тирә дөнья, математика, татар теленнән, 5нче сыйныфлар – математика, татар теле, тарих, биология, география фәннәреннән биремнәр чиште. 3-4нче сыйныф укучылары 45 минутта 30 бирем эшләргә тиеш булса, 5нче сыйныфлар исә бер сәгатьтә 50 биремне чишеп өлгерергә тиеш.

Чаллы мәгариф идарәсенең баш белгече Абишева Алена Петровна әйтүенчә, «Ябалак» – республикада бердәнбер төрле фәннәрне бергә туплаган комплекслы олимпиада.

Аның тагын бер үзенчәлеге – укучыларның эшләрен ZipGrade дигән махсус программа тикшерә. Ә бу нәтиҗәләрне дөрес, төгәл һәм тиз итеп чыгарырга ярдәм итә.

Әлеге олимпиадада катнашу бушлай. Һәрбер катнашучыга бүләкләр – лазер станогында агачтан кисеп ясалган линейкалар әзерләнгән. Шулай ук иң күп укучылары катнашкан мәктәпләр дә агачтан кисеп ясалган сәгатьләргә лаек булды. (Сүз уңаеннан, 4нче мәктәп укучылары бәйрәмнәрдә укытучыларга бүләкләрне лазер станогында үз куллары белән ясыйлар.)

Олимпиада нәтиҗәләре буенча, барлыгы 6 җиңүче билгеләнде, 52 призер булды. Җиңүчеләр белән танышып үтик әле: 5нче сыйныфлар арасында – Милена Петрова, Регина Кәлимуллина. 4нче сыйныфлар арасында – Закир Сираев, Сабир Хәбибуллин. 3нче сыйныфлар арасында – Ралина Зарипова, Наил Абдрахманов.

Рената Исмәгыйлева Зур Кукмара урта мәктәбенең 4нче сыйныфында укый. Ул быел татар теле буенча республикакүләм олимпиадада һәм инглиз теле буенча районкүләм олимпиадаларда 1нче урыннар алган. Ә «Ябалак»та ул әле беренче генә тапкыр, әнисе белән килгән.

Мамадыш районы Үсәли мәктәбеннән (уңнан сулга таба) Эмиль Мостафин, Рәдиф Миңнеханов, Раяз Минниязов. Егетләр 5нче сыйныфта укыйлар. Татар теле буенча олимпиадада катнашканнар. Эмиль «Уроки жизни» олимпиадасында 2нче урын алган.

Афәрин, зирәк һәм гыйлемле яшь дусларыбыз. Яңадан-яңа уңышлар сезгә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миннеханов Рәдиф тә призёр булды бит.