Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Гүзәллеккә омтылып

Чаллының 1нче сәнгать мәктәбендә «Ак калфаклар» күргәзмәсе ачылды.

Кичә Чаллының 1нче балалар сәнгать мәктәбе гөрләп торды. Анда «Ак калфаклар» күргәзмәсе ачылды. Рәсем сәнгатен сөючеләр бәйрәме булды ул. 15 рәссам 60 иҗат җимешен тәкъдим итте.  Алар - татар сәнгатен баетучы һәм традицияләрен дәвам итүчеләр.

Шулай ук күргәзмәдә Чаллының Картиналар галереясыннан да әсәрләр урын алган иде. Киездән ясалган уникаль картиналар, пыяла шамаилләр, корамалап тегү һәм милли чигү эшләнмәләре, дисеңме... Күз явын алырлык сәнгать әсәрләре! Күргәзмә Гаилә елына һәм Өлкәннәр декадасына багышланды.

«Ак калфаклы рәссамнар» оешмасы яшь тамашачыларга матурлык бүләк итте. Рауза Гапдракыйм кызы Латыйпова-Иванова 1нче сәнгать мәктәбендә 18 ел эшләгән. Күргәзмәдә катнашучылар арасында аның шәкертләре дә  шактый иде.

"Рухи байлык, матурлык җиңел генә тумый. Аның өчен бик тырышырга кирәк", - диде ул яшь рәссамнарга.   

Әлеге мәктәпкә Чаллыдан гына түгел, Тукай районы авылларыннан да килеп укыйлар. Балалар гүзәллеккә омтыла. Өйрәнә. Иҗат итә. Афәрин!

Лариса Шәемова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев