Гүзәлия апабыз
Әле дә хәтеремдә: әниемнең кулына тотынып, сыйныфыбыз бүлмәсенә куркып кына килеп кердем. Анда безне бик ягымлы, чибәр укытучы апабыз каршы алды.
Минем беренче укытучым – Гүзәлия Аксакова. Ул күңелемә бик тә кадерле кеше. Әле дә хәтеремдә: әниемнең кулына тотынып, сыйныфыбыз бүлмәсенә куркып кына килеп кердем. Анда безне бик ягымлы, чибәр укытучы апабыз каршы алды. «Минем җимешләрем», – дип эндәште ул безгә. Кечкенә кулларыбыздан тотып язарга өйрәтте. Хәрефләр серләренә төшендерде, белем дөньясына алып керде. Шуннан башлап безнең яраткан укытучыбызга әйләнде дә куйды шул апабыз.
Ул бик белемле, матур сөйләшүе белән үзенә карата белә торган тырыш укытучы. Кирәк икән чәчләребездән сыйпап мактый да, кирәк икән кырыс та була белде. Укырга, язарга гына түгел, үз үрнәгендә тәртипкә дә өйрәтте. Укытучы апабыз бик пөхтә, чисталыкны ярата торган кеше. Бездән дә һәр эшебезнең җиренә җиткән булуын таләп итте. Рәхмәт сиңа, укытучым. Безне һәр эшне төгәл эшләргә, һәр нәрсәгә җаваплы карарга өйрәткәнең өчен рәхмәт. Минем укытучым һәр яктан оста, зирәк, акыллы булды. Безне хезмәт сөяргә, табигатькә игътибарлы булырга өйрәтте. Әти-әниләребезне кадерләргә, аларга өй эшләрендә булышырга кирәклеген һәрвакыт әйтеп торды апабыз. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечкенәләргә ярдәм кулы сузарга безне беренче укытучыбыз өйрәтте. Биргән белемнәрең өчен, тәрбияң өчен рәхмәт сиңа, укытучым.
Нәфисә Шәрифуллина, Мамадыш районы, Үсәли мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев