Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Горький һәм Шаляпин музеенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк

2 сентябрьдә Горький һәм Шаляпин музеенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе ачыла. Анда Татарстанның һәм Россиянең 40 тан артык рәссамының рәсем сәнгате, график һәм скульптура эшләре, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә татар ат токымына – аргамакка багышланган, аны 2018 елда РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт комиссиясе теркәгән. Борынгы заманнарда аргамак хуҗалыкта һәм хәрби эштә кулланыла, ләкин вакытлар узу белән юкка чыга диярлек. Татарстанда ат токымын торгызу күргәзмәне оештыруга этәргеч биргән.

Күргәзмәне беренче тапкыр 2020 елда Лениногорскида тәкъдим иткәннәр, аннары ул Татарстанның башка районнарында күрсәтелгән.

Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла, тантаналы чарага керү бушлай. Экспозицияне 25 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте. 

https://tatar-inform.tatar/news?page=2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев