Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Глаголица» әдәби бәйгесе планшет бүләк итә

Татарча шигырьләр һәм хикәяләр язарга сәләтле 10-17 яшьлек балалар «Глаголица» халыкара әдәби бәйгесендә планшет ота ала.

Әдәби бәйге 10-17 яшьлек балалар арасында үткәрелә. Номинацияләр 10-13 һәм 14-17 яшьләргә бүленгән, ягъни бала һәр номинация буенча якынча үз яшьтәшләре белән ярыша.

Бәйгенең түбәндәге номинацияләре бар:

  • Татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
  • Татар телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
  • Рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
  • Рус телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
  • Эссе язу (14-17 яшьләр);
  • Инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә (14-17 яшьләр);
  • «НеФормат» – комикслар, пьесалар, сценарийлар һәм башка жанрлар (14-17 яшьләр);
  • Чит илләрдә яшәүчеләрдән рус телендә язылган әсәрләр (10-13 һәм 14-17 яшьләр).

Эшләр 11 сентябрьгә кадәр кабул ителәФинал этабы 16-21 ноябрьдә Казанда әдәби алан форматында үтәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, 130 финалист өчен юлламалар бушлай булачак.

Тулырак мәгълүмат белән бәйгенең сайтында танышырга мөмкин.

Чыганак: https://magarif-uku.ru/tt/tatarcha-yazarga-salatle-balalar-glag/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев