Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Гимназиябездә - "Халыклар дуслыгы" фестивале

"Безнең гимназиядә “Халыклар дуслыгы” фестивале узды. Ул бездә инде 5нче ел үткәрелә", - дип яза безгә Казаннан Артур Хәйруллин. Афәрин, А.Алиш исемендәге 20нче гимназия!

Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Халыкара туган тел көненә багышланган “Халыклар дуслыгы” фестивале узды. Ул безнең гимназиядә инде 5нче ел үткәрелә.

Бу чарада быел һәр сыйныф төрле халыкларның гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, уеннары, милли киемнәре, ризыклары белән таныштырды, тарихын сөйләде. Чарада барлыгы 28 сыйныф катнашты. Татар, керәшен татары, чуваш, әрмән, таҗик, грузин һ.б халыклар турында бик күп нәрсәләрбелдек ул көнне.

Без үзебезнең татар халкы турында сөйләдек,”Самавыр” уенын күрсәттек, Г.Тукайның  “И туган тел” җырын җырладык.

Бәйрәм беткәч, әниләребез белән бергә пешергән милли ризыкларны авыз иттек, төрле үләннәрдән пешерелгән тәмле чәй эчтек. Бик күңелле булды!

Артур Хәйруллин, 5А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИМНАЗИЯ Замана МИРАС