Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Гәүһәр» проекты үз дәресләрен башлады

Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында бу уку елыннан да «Гәүһәр» проекты дәресләре үткәрелә башлады.

Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бу уку елыннан да «Гәүһәр» проекты дәресләре үткәрелә башлады.

Бу хакта Казан шәһәре мэриясе телеграм каналы хәбәр итә.

Татар биюе һәм сөйләм осталыгы дәресләре белән беррәттән берничә мәктәптә вокал һәм инструменталь ансамбль дәресләре дә уза.

Мәсәлән, Казан шәһәре «170 нче күппрофильле лицей» укучыларына татар биюе хәрәкәтләрен «ХайДи» һәм «Волны Агидели» хореографик бию җитәкчесе Динә Хайруллина өйрәтә.

Әлеге дәресләрнең төп максаты — яшь буынның татар биюенә булган игътибарын арттыру, татар биюе нигезен тәшкил иткән хәрәкәтләрне өйрәтү.

Ә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укучыларны «Гәүһәр» проекты кысаларында төрле музыкаль уен коралларында уйнау серләренә Казан шәһәр филармониясе каршындагы Балалар филармониясе инструменталь ансамбле дирижеры, җитәкчесе, Казан Дәүләт мәдәният институтының өлкән мөгаллиме, халыкара конкурслар лауреаты Илнур Ганиев төшендерә.

Проект кысаларында дәресләр декабрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Фотолар: https://t.me/kzn_official_tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев