Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта «Сәләтлеләр парады» үтте

Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта ел саен уку елы ахырында «Сәләтлеләр парады» оештырыла. Быел без дә бу тантананы карадык. Биредә иң-иң актив укучыларны грамоталар белән бүләкләделәр.

Килүебезнең тагын бер максаты бар иде. Нәкъ менә шушы лицейның 5«А» сыйныфы тулысы белән «Көмеш кыңгырау» газетасына язылган. Бу сыйныфтагы һәрбер бала (ә алар – егерме дүрт!) газетаны алдыра һәм укый.

– Бик матур чыга «Көмеш кыңгырау». Без аны дәресләрдә, класс сәгатьләрендә кулланабыз. Яратып укыйбыз. Укучыларым арасында бик сәләтле балалар да бар. Менә алар да газетага язмаларын, шигырьләрен җибәрә башларлар әле, – дип сөйләде 5«А»ның сыйныф җитәкчесе Шакирова Рузалия Сәгыйть кызы.

Рәхмәт Сезгә 5 «А». Алга таба да бергә булыйк!

Ай Кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев