Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта «Җомга кунагы» проекты үз эшен башлады

«Җомга кунагы» проектының быелгы уку елында беренче очрашуы үтте.

Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында «Җомга кунагы» проектының быелгы уку елында беренче очрашуы үтте. Анда танылган язучылар һәм шагыйрьләр Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Нуриева, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире, журналист Ризидә Гасыймова катнашты. Укучылар кунаклар өчен концерт номерлары күрсәтте. Шаһиева Сәминә тамашачыларга җыр башкарды.

Факил абый Сафин беренче булып чыгыш ясады. «Гали Акыш исемендәге лицей — легендар уку йорты», — диде ул. «Ул милли рух, тәрбия бирүче уку йорты. Әгәр бүген телне өйрәнмәсәгез, иртәме-соңмы үкенүегез мөмкин. Безнең шәһәрдә әдәби иҗатка тартылучыларга ярдәм итәрдәй язучылар бар. Төрле газета-журналлар чыгып килә. Сез язмаларыгызны бастыра аласыз», — дип сөйләде Факил абый Сафин.

Язучы, шагыйрә Әлфия апа Ситдыйкова шигырьләрен укыды. «Безне сезгә булган ышаныч яшәтә», — диде ул.
Алга таба шагыйрә, «Мәйдан» журналы хезмәткәре Гөлназ Нуриева чыгыш ясады.

«Иҗат кешеләре өчен стимул булырлык әдәби конкурслар бар, Бүген иҗатны күрсәтү мәйданы җитәрлек. Көн саен язып кына, көчегезгә ышанырга мөмкин», — диде ул.

«Мәйдан» журналы баш мөхәррире вазыйфаларын башкаручы язучы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина үз чыгышында «Мин бер повесть язып 300 мен сум эшләдем», — диде. «Бүген әдәбиятны бизнес дип карарга кирәк. Сездән әдәби әсәрләр көтәләр. Әгәр дә шигырең конкурста җиңсә, бер шигырь өчен 50 мең акча эшләргә була. Татарча язылган шигырь өчен. Ә шигырең җиңсен өчен татарча әйбәт иттереп язарга кирәк, татарча китаплар укырга кирәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев