Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Гаиләле квест

Тормыш юлыннан дус-тату, җиңел атлаучы гаиләләрне күрү бик күңелле. Бер-береңә игътибарлы, кайгыртучан булсаң, юллар да имин була, дип юкка әйтмиләр.

Һәрбер гаилә — кечкенә дөнья ул. Тормыш юлыннан дус-тату, җиңел атлаучы гаиләләрне күрү бик күңелле. Бер-береңә игътибарлы, кайгыртучан булсаң, юллар да имин була, дип юкка әйтмиләр. Түбән Камада узган «Рули по правилам» («Рульдә кагыйдәләр буенча йөр») квест-уенында да нәкъ менә шундый матур гаиләләр катнашты.
Алар локацияләр буенча автомобильләрдә йөрделәр, юл хәрәкәте хәвефсезлеге темасына биремнәр үтәделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, 1нче урын Кудряшовлар гаиләсенә бирелде. 2нче урында — Миңнебаевлар, 3нче урынга Мәрдәновлар лаек булды.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды. Һәрбер яшь катнашучыга исә яктылык кайтаручы элементлар бүләк ителде. Конкурсны оештыруда Түбән Кама Волонтерлар үзәге дә ярдәм күрсәтте.

Фотолар И.Н. Сафонова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев