Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әфганстанда яшәүче татар кызы Рөстәм Миңнехановка аның портретын бүләк итәргә тели

Фирүзә өч ел элек гаиләсен югалткан һәм аяксыз калган.

11 яшьлек Әфганстанда яшәүче татар кызы Фирүзә Рөстәм Миңнехановның портретын ясаган һәм рәсемен Татарстан Президентына тапшырырга тели. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды кысаларында Болгарда сәяхәттә булган күп кенә Әфганстан татарлары турыдан-туры трансляцияләр алып барган. Болгардан трансляцияләрне караучыларның берсе 11 яшьлек татар кызы Фирүзә булган. Шуннан соң ул карандаш белән Рөстәм Миңнехановның портретын ясаган һәм аны Татарстан Президентына тапшырырга тели», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Өч ел элек Фирүзәнең авылын чит ил хәрбиләре бомбага тоткан. Авыл халкы, шул исәптән Фирүзәнең гаиләсе дә һәлак булган. Кызның үзен ярым тере хәлдә хәрабәләр астыннан казып чыгарганнар. Фирүзә аяксыз калган, тәне каты пешкән булган.

Без Фирүзәнең бүләген Татарстан Президентына тапшыра алырбыз дип өметләнәм», – дип сөйләде бу хакта Казан мөселманнарының патриотик хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

https://t.me/tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев