Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Фәрит Мөхәммәтшин «Минем цифрлы Татарстан» бәйгесендә җиңүчеләрне котлады

Казанда «Минем цифрлы Татарстан» дигән беренче республика рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Бәйге 1нче сыйныф укучылары арасында узды.

Финалга республиканың барлык районнарыннан 130дан артык эш узды. Ә интернет аша тавыш бирү киләчәк дөньясына иң креатив һәм кызыклы карашы булган 60 җиңүчене ачыкларга мөмкинлек бирде.

Бүләкләү тантанасында «Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге Секретаре –Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, интернет-технологияләр һәр кеше, бигрәк тә үсеп килүче буын тормышына нык кереп өлгерде. «Цифрлы Татарстан» кебек проектлар аларга яңа шартларда үсәргә, фикердәшләр табарга һәм киләчәктә файдалы булачак күнекмәләр белән танышырга ярдәм итә.

«Мин бүген безнең өчен Татарстан нәниләре әзерләгән продуктлар белән таныштым. Аларның боларны ничек уйлап табулары һәм киләчәгебез турында максатчан рәвештә күзаллауларын күрсәтә алулары башка да сыймый», – диде ул, һәм балаларга, аларның ата-аналарына мондый әһәмиятле проектта катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев