Республика көнендә, Мөслим район Советы сессиясендә, район башлыгы Альберт Роберт улы Хуҗин язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинга «Мөслим районының мактаулы гражданины» дигән таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырды.
Факил абыйны әлеге мәртәбәле исемгә лаек булуы белән ихластан котлыйбыз! Алга таба да биек үрләр, уңышлар теләп калабыз!
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев