Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Факил Сафин кадетларга «Көмеш кыңгырау»га язылу бүләк итте

Актаныш кадет мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады. Хәбәрчебез Айзирә Имамова шул хакта язып җибәргән.

Кадетларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Факил Сафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Әлфия Ситдыйкова да котларга кайтты.

Яңа тимер капкалардан керә-керешкә чисталык һәм тәртип каршы ала. Табигать тә үз бизәкләрен өстәгән – шомыртлар шау чәчәктә. Мәктәп алды бакчасы меңнән артык чәчәкне утыртырга әзерләп куелган. 
12 ел элек безнең сыйныфның да әлеге мәктәптә тантаналы чыгарылыш кичәсе узган иде. Кайчандыр без дә төз, форма кигән шушы егет-кызлар урынында басып тора идек. Нинди матурлар! Чыгышлары да таң калырлык, хозур. Шулай булмый ни?! Мәктәп директоры Илсур Ялалов укучылар чыгышын әзерләүдә шәхсән үзе катнаша икән. Моңа кадәр мәдәният бүлеген җитәкләгән, заманында бию буенча республикакүләм гран-при иясе мондый чараларга әзерләнүләрне ничек читтән генә карап торсын ди?! Бәйрәмдә солдат биюе, вальс, татар биюе, хәтта лезгинка биеделәр.
Моннан кала, тынлы уен кораллары оркестры, барабанчылар чыгышын, кул көрәше күренешләрен дә яратып карадык.
Шунысын әйтергә кирәк, бүләкләү өлеше генә дә бер сәгатькә якын булды. Күпме җиңүләр, күпме бүләкләр, яңа званиелар! Алдынгы укучыларга Факил Сафин да "Мәйдан", "Көмеш кыңгырау", "Ялкын" газета-журналларына язылу бүләк итте. Зәвыклы бу басмалар киләсе ярты еллыкта 11 укучыны сөендереп торачак. 
Актаныш кадет мәктәбе Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемен йөртә. Әлфия Ситдыйкова белән алар бер авылдан. Шагыйрә кадет мәктәбенә герой турында язган китабын һәм "Әдәби Чаллы"ны бүләк итте. 
Әйтергә кирәк, Актаныш кадет мәктәбе укучылары язган әсәрләр "Көмеш кыңгырау" республика газетасында һәрдаим басылып килә. Кем белә, бәлки алар арасында да булачак танылган шагыйрьләр, язучылар бардыр. Чаллы бүлеге язучылары һәм мәктәп һәрвакыт элемтәдә. "Алга таба да хезмәттәшлекне дәвам итсәк иде,» – диде Илсур Ялалов.

Айзирә Имамова, автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев