Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рәйсә апа белән бергәләп

Мин белем иленә укытучым Рәйсә Ринатовна белән сәяхәт итәм. Аның дәресләренә мин бик теләп һәм яратып йөрим.

Укытучы! Бу сүзгә күпме мәгънә, күпме йөрәк җылысы һәм сабырлык сыйган. Мөгаллимнәребез тормыш юлының иң башында тора, безгә гомер буена җитәрлек белем һәм тәҗрибә бирә.

Югары технологияләр алга киткән, укытучы һөнәренә таләпләр арткан заманда да, алар һәр балага йөрәк җылысы һәм игътибар бирә, кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләр үткәрәләр.

Юкка гына татар халкында “Уку – энә белән кое казу” димәгәннәр. Чынлап та, уку зур тырышлык сорый. Ә укытучыларсыз белем алу бөтенләй мөмкин булмас иде.

Мин белем иленә укытучым Рәйсә Ринатовна белән сәяхәт итәм. Аның дәресләренә мин бик теләп һәм яратып йөрим. Ул укучыларның һәрберсенә вакыт таба һәм игътибар бирә. Рәйсә Ринатовна бик мөлаем, ярдәмчел һәм сабыр. Биргән белемнәре һәм тәрбиясе өчен мин аңа бик рәхмәтле!

5 нче октябрь көнне илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Мин әлеге бәйрәмдә һәр укытучыга сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм рәхмәтле укучылар күбрәк булуын телим!

Ишметова Айзилә, 4а сыйныф укучысы, Яр Чаллы шәһәре, 3нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев