Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Еллар үтә

Ландыш Фазуллина шигыре. (Җырчы Фирдүс Тямаевның «Гомер үтә» җырына ияреп язылган, чыгарылыш сыйныф укучыларына багышлана)

1. Көннәр үтә, айлар үтә,
Мәктәптәге ун ел гомер узып китә.
Алда – ЭГЭ, имтиханнар,
Сиздермичә аккан судай йөзеп китәр.

Кушымта:
Көчле бул син, тырыш бул син!
Авырлыкка бирешмичә җитез атла!
Алда – җиңү һәм уңышлар,
Сибелерләр юлларыңа, һич онытма.

2.Айлар түгел, еллар түгел
Гомер юлын игелекле эшләр бизи,
Максатыңа ирешүдә тырышлыгың
Сабырлыгың күпер төзи.

Кушымта:
Рәхәт яшә, янып яшә!
Бу тормышта игелекле эзләр салып.
Рәхәт яшә, янып яшә!
Хыялларың маягына тугры калып.

3.Верь в свой успех! Трудностям – нет!
Терпение и труд твою мечту в жизнь воплотят!
Целься в мечту, волю – в кулак!
Твоя судьба, каждый твой шаг в твоих руках!

Припев:
Время бежит, время летит,
А впереди новая жизнь счастье сулит.
Любим тебя, верим в тебя,
Гордость в сердцах зная, что ты есть у меня!

4. Көннәр үтә, еллар үтә
Хыял тулы киләчәгең алга дәшә.
Милләтеңнең, остазларның,
Нәселеңнең горурлыгы булып яшә!

Кушымта:
Бәхетле бул, иманлы бул!
Гомер юлың якты булсын, газиз балам.
Бәхетле бул, намуслы бул!
Бәхеткәең үз кулыңда, йөрәк парәм. 

Фотода Спас районы Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев