Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Елга бер мәртәбә...

«Кө­меш кың­гы­рау» дус­ла­рын җый­ды. Га­зе­та­ның иң-иң ак­тив яшь жур­на­лист­ла­ры, ша­гыйрь-язу­чы­ла­ры бө­тен рес­пуб­ли­ка­дан Чал­лы шә­һә­ре­нең 2нче сан­лы гим­на­зи­я­се­нә җы­ел­ды.

Ма­лай­лар­га-кыз­лар­га «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы һәм «Тат­ме­ди­а» ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те дип­лом­на­ры тап­шы­рыл­ды. Иң ак­тив биш ав­тор (дүрт мәк­тәп уку­чы­сы һәм бер про­фес­си­о­наль язу­чы) Шәү­кәт Га­ли­ев исе­мен­дә­ге пре­ми­я­ләр­гә һәм «Кө­меш кың­гы­рау» хә­бәр­че­се та­нык­лы­гы­на ла­ек бул­ды­лар. Иң мө­һи­ме – мо­ңа ка­дәр он­лайн ара­ла­шып-сөй­лә­шеп тор­ган яшь хә­бәр­че­ләр, ни­һа­ять, оч­раш­ты.

Бо­ла­ры – бе­рен­че чи­рат­та. Тик  әдә­би-мә­дә­ни ки­чә­нең кы­зык­лы як­ла­ры, кө­тел­мә­гән үзен­чә­лек­лә­ре, сюрп­риз­ла­ры мо­ның бе­лән ге­нә бет­мә­де әле... 

Ел­га бер мәр­тә­бә...

Ак­тив ав­тор­лар­га Шәү­кәт Га­ли­ев пре­ми­я­лә­ре тап­шы­ру тра­ди­ци­я­се­нә «Кө­меш кың­гы­рау Та­тарс­тан Язу­чы­лар Бер­ле­ге бе­лән бер­лек­тә мон­нан дүрт ел элек ни­гез сал­ды.

Әдә­би пре­ми­я­нең Шәү­кәт ага Га­ли­ев исе­ме бе­лән ата­луы оч­рак­лы тү­гел. Ул Ту­кай исе­мен­дә­ге Дәү­ләт пре­ми­я­се лау­ре­а­ты, Ха­лык ша­гый­ре. Ә иң мө­һи­ме – аның «җыр­лап тор­ган» ма­тур ши­гырь­лә­рен мәк­тәп уку­чы­ла­ры бү­ген дә яра­тып укый­лар әле.  Шу­шы зур әдип исе­ме бе­лән бәй­ле пре­ми­я­ләр­не тап­шы­ру өчен без бы­ел Чал­лы­ның 2нче та­тар гим­на­зи­я­се­нә җы­ел­дык. Һәм мөм­кин­лек­тән фай­да­ла­нып, «Кө­меш кың­гы­рау»­ның бик күп ак­тив хә­бәр­че­лә­рен бар­лый һәм зур­лый ал­дык. 

Но­ми­на­ци­я­ләр

Ак­тив хә­бәр­че­лә­ре­без­не без бу юлы бер­ни­чә но­ми­на­ци­я­гә бү­леп тәб­рик­лә­дек. Га­зе­та бе­лән бер­ни­чә ел дә­ва­мын­да хез­мәт­тәш­лек итү­че дүрт яшь ав­тор­га – Яңа Чиш­мә ра­йо­ны Чал­лы Ба­шы мәк­тә­бе уку­чы­сы Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва­га, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны Кү­гәр­чен мәк­тә­бе уку­чы­сы Ади­лә Мин­га­ри­по­ва­га, Чал­лы шә­һә­ре 41нче мәк­тәп уку­чы­сы Әди­лә За­ки­ро­ва­га, 84нче ли­цей-ин­тер­нат уку­чы­сы Алия Вә­ли­е­ва­га «Тат­ме­ди­а» АҖ дип­лом­на­ры тап­шы­рыл­ды. Чал­лы шә­һә­ре­нең 52нче мәк­тәп уку­чы­сы Рус­лан Ло­ги­нов, 42нче мәк­тә­бен­нән Эль­ви­на Вә­ли­е­ва, 14нче гим­на­зи­я­сен­нән Ләй­лә Ха­җи­е­ва, Ак­та­ныш ра­йо­ны­ның Ак­күз мәк­тә­бен­нән Иль­ви­на Шәй­дул­ли­на, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны Кү­гәр­чен мәк­тә­бен­нән Ка­ми­лә Әх­мә­ди­е­ва­лар «Яшь ша­гыйрь» но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү яу­ла­ды­лар. Чал­лы шә­һә­ре­нең 84нче ли­цей-ин­тер­на­ты уку­чы­сы Язи­лә Гә­рә­е­ва, Ар­ча ра­йо­ны На­ла­са мәк­тә­бен­нән Ән­вәр Мө­хет­ди­нов, Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре­нең «А­дым­нар» гим­на­зи­я­се уку­чы­сы Аза­лия Кә­ри­мо­ва, Кук­ма­ра ра­йо­ны Мәч­кә­рә мәк­тә­бе уку­чы­сы Әди­лә Вә­ли­е­ва, Ма­ма­дыш ра­йо­ны Дүс­мәт мәк­тә­бе уку­чы­сы Нә­фи­сә Шә­ях­мә­то­ва, Ту­кай ра­йо­ны Кал­маш мәк­тә­бе уку­чы­сы Аза­лия Хәй­бул­ли­на, Чал­лы шә­һә­ре 54нче гим­на­зия уку­чы­сы Ай­зи­лә Шә­фи­ко­ва­лар «Яшь жур­на­лист» но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү­че­ләр бул­ды­лар. «Яшь ви­де­о­жур­на­лист»­лар но­ми­на­ци­я­сен­дә Чал­лы шә­һә­ре­нең 2нче гим­на­зи­я­сен­нән Ин­зи­лә Аб­дул­ли­на бе­лән Чал­лы­ның 19нчы мәк­тә­бен­нән Әми­нә Сә­ли­мо­ва­лар бү­ләк­лән­де. Ә Чал­лы шә­һә­ре­нең 84нче ли­цей-ин­тер­нат уку­чы­сы Ра­ма­зан Нур­лы­ев, 18 ли­цей уку­чы­сы Ис­лам Гин­дул­лин, «А­дым­нар Чал­лы» гим­на­зи­я­сен­нән Иль­яс Си­ра­ев, «А­дым­нар-Чал­лы гим­на­зи­я­се­нән Ази­лә Си­ра­җи­е­ва, 29нчы гим­на­зи­я­сен­нән Әди­лә Ис­кән­дә­ро­ва, 54нче гим­на­зи­я­сен­нән Ка­ми­лә Нур­га­ти­на­лар иң ак­тив ин­тер­нет-хә­бәр­че­ләр дип та­был­ды­лар.

Лау­ре­ат­лар

Һәм ме­нә, ни­һа­ять, ки­чә­нең иң кө­тел­гән һәм дул­кын­лан­дыр­гыч миз­гел­лә­ре җит­те – сәх­нә­гә Та­тарс­тан Язу­чы­лар Бер­ле­ге рә­и­се урын­ба­са­ры, Габ­дул­ла Ту­кай исе­мен­дә­ге Дәү­ләт пре­ми­я­се ия­се Фа­кил абый Са­фин һәм спон­со­ры­быз Рим­ма ха­ным Иди­я­тул­ли­на кү­тә­рел­де. Алар иң ак­тив ав­тор­ла­ры­быз­га Шәү­кәт Га­ли­ев исе­мен­дә­ге пре­ми­я­ләр һәм яшь хә­бәр­че та­нык­лык­ла­ры тап­шыр­ды­лар. Лау­ре­ат исе­ме­нә Чал­лы­ның Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зи­я­се уку­чы­сы Таң­сы­лу Га­ни­е­ва,  Ар­ча ра­йо­ны­ның «Нур» те­лес­ту­ди­я­се­нә йө­рү­че кыз­лар Ай­гөл Фәт­та­хо­ва бе­лән Аза­лия Са­би­то­ва, Бал­тач ра­йо­ны Ка­ра­ду­ган гим­на­зи­я­се уку­чы­сы Рәй­сә Аб­дул­ли­на ла­ек бул­ды­лар. Шәү­кәт Га­ли­ев исе­мен­дә­ге пре­мия уз­ган ел га­зе­та­да ба­сы­лып чык­кан хи­кә­я­лә­ре өчен про­фес­си­о­наль язу­чы Ли­лия Фәт­та­хо­ва­га би­рел­де.

Ку­нак­лар

Һәр ел­да­гы­ча, әдә­би-му­зы­каль ки­чә бик күп кы­зык­лы шә­хес­ләр­не бер­гә җый­ган иде. Сәх­нә­гә га­зе­та­ның бе­рен­че ре­дак­то­ры Нә­си­мә ха­ным Са­дый­ко­ва да кү­тә­рел­де.

– Иҗат бе­лән шө­гыль­лә­нү­че ба­ла­лар­ның күп­ле­ген кү­реп, бик сө­е­нәм, – ди­де ул. Һәм нәкъ үзе те­лә­гән­чә, яшь жур­на­лист­лар­ның кул­ла­рын кы­сып,  дип­лом­нар тап­шыр­ды.

«Кө­меш кың­гы­рау» бәй­рә­ме­нә «Та­тар-ин­форм» мәгъ­лү­мат агент­лы­гы­ның та­тар ре­дак­ци­я­се баш ре­дак­то­ры, та­ныл­ган жур­на­лист, бло­гер Рә­мис Ла­тый­пов­ны ча­кы­ру – ин­де без­нең тра­ди­ци­я­гә әй­лән­де. Һәм шул тра­ди­ция бу­ен­ча, ул га­зе­та­ның  яшь ав­тор­ла­ры­на ма­вык­тыр­гыч итеп жур­на­лис­ти­ка ту­рын­да сөй­лә­де.

– Сез без­гә ал­маш­ка ки­лә­се ке­ше­ләр, – дип ис­кәрт­те жур­на­лист.

Та­ныл­ган ша­гый­рә Ли­лия Гый­ба­дул­ли­на, ба­ла­лар бе­лән кы­зык­лы фильм­нар эш­ләп, Рос­си­я­кү­ләм бәй­ге­ләр зур грант­лар от­кан Ар­ча­ның «Нур» те­лес­ту­ди­я­се җи­тәк­че­се Зөл­фи­рә За­ри­по­ва­лар­ның чы­гыш­ла­ры да яшь ка­ләм­че­ләр­гә ге­нә тү­гел, укы­ту­чы­ла­ры өчен дә кы­зык бул­ган­дыр дип уй­лый­быз.

Би­зәк­ләр

Ә 2нче гим­на­зия ма­лай­ла­ры-кыз­ла­ры исә без­нең ки­чә­не те­ат­раль-му­зы­каль чы­гыш­лар бе­лән би­зә­де. «Тыл­сым» те­тар сту­ди­я­се Аяз Гый­лә­җев­ның «О­зын озак ба­ла­чак» спек­так­лен­нән өзек күр­сәт­те.  8нче А сый­ны­фы уку­чы­ла­ры Сә­хә­бет­ди­но­ва Зә­ри­нә һәм Хә­би­бул­ли­на Ил­һа­мия ис­кит­мә­ле итеп «Ән­кәй» бию­ен күр­сәт­те­ләр. «Ми­заж» төр­ке­ме чы­гы­шы исә бәй­рәм­гә за­ман­ча­лык өс­тә­де. Бар да кы­зык­лы, зә­вык­лы иде. 2нче гим­на­зия! Афә­рин!

Һәм сюрп­риз

Без уз­ган ел ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр ара­сын­да «Кө­меш кың­гы­рау»­га ба­гыш­лап языл­ган ши­гырь­ләр­гә бәй­ге игъ­лан ит­кән идек. Иң әй­бәт ши­гырь­гә көй яз­ды­ра­быз дип тә вәгъ­дә бир­дек. Бәй­ге­дә Әмир Фәр­хул­линн­ның ши­гы­ре җиң­де. Көе дә языл­ды. Әм­ма... җыр­ны сәх­нә­дә баш­ка­рыр­лык итеп әзер­ләп бе­те­рә ал­ма­дык. Аның ка­ра­вы, га­зе­та алып бар­ган «Көт­те­гез­ме, без кил­дек» ви­де­оп­ро­ек­ты ге­рое, Мөс­лим еге­те Ил­вир Габд­рах­ма­нов әле­ге җыр­га көй язып, без­гә ви­део­яз­ма юл­ла­ды. Кыс­ка­сы, ки­чә­нең аза­гын­да без эк­ран­нан «Кө­меш кың­гы­рау»­га ба­гыш­лап языл­ган шу­шы җыр­ны тың­ла­дык. «Кө­меш кың­гы­рау»­ның дус­ла­ры – Әмир бе­лән Ил­вир яз­ган җыр­ны! Бул­дыр­ган­сыз бит, егет­ләр! Иҗа­ди уңыш­лар те­ли­без!

Ә спон­сор­ла­ры­быз­га – Рим­ма ха­ным Иди­я­тул­ли­на, Ру­фия ха­ным За­ри­по­ва, Ро­за ха­ным Хә­ми­дул­ли­на һәм баш­ка бик күп­ләр­гә, ки­чә­не оеш­ты­ру­да зур бу­лыш­лык күр­сәт­кән 2нче гим­на­зия кол­лек­ти­вы­на, яшь хә­бәр­че­лә­ре­без­гә һәм ба­ла­лар­ның иҗа­тын үс­те­рү­гә зур өлеш керт­кән укы­ту­чы­лар­га их­лас кү­ңел­дән рәх­мәт!

Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев