Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ел укучысы – 2024

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татарстан Республикасының Ел укучысы-2024» дигән мактаулы исемгә кем ия булганын әйтте.

Казанда 29нчы май көнне Республика һәм Россия күләмендә уздырылган олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен, шулай ук укытучыларны һәм остазларны хөрмәтләү тантанасы узды. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татарстан Республикасының Ел укучысы-2024» дигән мактаулы исемгә кем ия булганын әйтте. Ул Лобачевский исемендәге лицейның 11А сыйныфы укучысы – Ренат Кәримов булды.

2024 елда җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан кабат лидер-төбәкләр өчлегенә керде! Бу унике ел дәвамында үзгәрешсез кала торган күрсәткеч. Быел Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстан Республикасыннан барлыгы 503 укучы катнашты, аларның 37се җиңүче, 207се – призер булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев