Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ел ахырына мәктәп укучыларына психологик ярдәм күрсәтә торган сайт барлыкка киләчәк

Онлайн-ярдәм балаларга дусларына һәм якыннарына ышанып бүлешә алмаган проблемалары турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк.

Россия Мәгариф министрлыгы укучылар өчен портал ясый, алар анда профессиональ психологлардан консультация ала алачак. Онлайн-ярдәм балаларга дусларына һәм якыннарына ышанып бүлешә алмаган проблемалары турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк, дип сөйләде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.

«Мәктәп укучысы һәрвакытта да үз проблемалары турында әти-әниләре һәм яшьтәшләре белән сөйләшә алмый – без барыбыз да үзебезне хәтерлибез. Еш кына теге яки бу проблеманы уртаклашырга мөмкин булган чит кеше кирәк. Чөнки проблема белән уртаклашмасаң, ул соңыннан җыела һәм җимергеч булып чыгарга мөмкин», – дип яза ТАСС министр сүзләрен.

Кравцов сүзләренчә, портал җәй ахырында эшли башлаячак. Консультацияләр ябык режимда узачак.

Порталны эшләүдә Мәгариф министрлыгы белән берлектә Мәскәү психология-педагогика университеты катнаша.

Фото: «Татар-информ» архивыннан

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев