«Экоселфи - файдалы селфи - 2024» экологик фотоконкурсы үтә
«Экоселфи - файдалы селфи - 2024» экологик фотоконкурсы17 ноябрьгә кадәр үтә.
Конкурс шартлары буенча, өмәләрдән, хайваннарга ярдәм иткән, агачлар утырткан мизгелләрне һәм экологик гадәтләрегезне фотога төшерергә кирәк.
Конкурсны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештыра. Проектта Россия, Кытай, Корея Республикасы, Корея Халык Демократик Республикасы, Япония һәм Монголия халкы катнаша ала.
2024 елда конкурс өч номинация буенча уза:
- «Экоэш» - табигатьне саклау буенча акциядә катнашкан вакытта башкарылган селфилар: агач утырту, чүп-чар җыю, йортсыз хайваннарга ярдәм итү һ. б.
- «Экогадәтләр» - экологик яшәү рәвеше идеяләрен чагылдыра торган фотолар, мәсәлән, химик чараларны натураль чараларга алмаштыру, көнкүреш калдыкларын утильләштерү һ.б.
- «Экоиҗат» - искергән предметлардан яңа әйберләр ясауны сурәтләгән селфи.
Конкурста катнашу өчен сылтама буенча Яндекс-форманы тутырырга кирәк:
https://forms.yandex.ru/cloud/663877dbeb61460d7d6f4826/.
Җиңүчеләр истәлекле призларга, ә катнашучылар электрон сертификатларга лаек булачак. Йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы декабрь азагында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Бәйгенең нигезләмәсе https://ogbu.green.tsu.ru/?p=21133
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев