Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әкияти эстафета

Балачак – иң бәхетле вакыт. Һәркем бу могҗизалы вакытның мөмкин кадәр озаграк дәвам итүен тели.

1 июнь көнне, Минзәлә шәһәренең үзәк китапханә хезмәткәрләре Муса Җәлил исемендәге паркта үткәрелгән балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә катнаштылар һәм алар  өчен  «Әкияти эстафета» оештырдылар. Балаларга бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин әкиятләре буенча уеннар тәкъдим ителде. Командаларга бүленеп, малайлар һәм кызлар зирәклек һәм җитезлек буенча ярыштылар. Ярышларның барлык этапларында да балалар җиңүгә омтылдылар, сикерделәр, йөгерделәр.
 Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Балалар ел буена җитәрлек уңай энергия алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев