Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Дүрт елымны сиңа багышлыйм...

Кыскача әйткәндә, мин театр училищесы студенты булдым. Ура!

«Кердең! Бюджет!» дигән сүзне ишетер өчен, кеше белән бергә аттестат алудан баш тарттым, өч көн шушы бинаның ишек төбен сакладык, андагылар белән дуслашып түгел, туганлашып беттек.

Тавышымның ныклыгын күрсәтеп, беренче көнне комиссиядә утыручы абыйларны «әрләп» бетердем (шундый бирем иде), икенче көнне бабай булып җырлаттылар. Болардан соң «тавышың көчле» дигән нәтиҗәгә килделәр... Әнигә кычкырып елап беттем, имеш тә, мине алмыйлар.

Өченче көнгә шәхсән үземә конфликтлы ситуация һәм аның чишелеше булган әсәр язып килергә куштылар, бер төндә яздым инде, күпкә дә китте бугай...

Зөлфәт Закировның чыгарылыш группасы студентлары безнең өчен җан атып тордылар, рәхмәт!

Кыскача әйткәндә, мин театр училищесы студенты булдым. Ура!

Ләйлә Нуриева, Актаныш районы, Пучы мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев