Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Дөнья яңалыклары

Дөнь­я­да­гы иң зур вул­кан уян­ган. Бу Тай­вань­да­гы Мау­на-Лоа. Ул соң­гы тап­кыр 1984 ел­да ат­кан бул­ган. Хә­зер якын ти­рә­дә­ге ут­рау­лар көл­гә бат­кан. Вул­кан­нан ла­ва агы­ла.

Дөнь­я­да­гы иң карт пе­си бил­ге­ле бул­ды. Ул Анг­лия баш­ка­ла­сы Лон­дон­да яши. Флос­си ку­ша­мат­лы бу мә­че­гә хә­зер 26 яшь тә 325 көн. Флос­си ке­ше бул­са, аңа хә­зер 120 яшь бу­лыр иде. Аны иң өл­кән пе­си бу­ла­рак Гин­нес­лар ки­та­бы­на керт­кән­нәр. Флос­си урам­да ту­ган. Аны ях­шы ке­ше­ләр та­бып, үз­лә­ре­нә алып кайт­кан­нар. Кыз­га­ныч­ка, аның ху­җа­ла­ры үл­гән һәм ул при­ют­ка эләк­кән. Во­лон­тер­лар аның соң­гы көн­нә­ре шун­да узар ин­де дип кай­гыр­ган­нар. Бә­хет­кә, аны бер ха­ным үзе­нә ал­ган. Сүз уңа­ен­нан, Флос­си­ның хә­зер­ге ху­җа­сы­на да 26 яшь. Флос­си хә­зер яши тор­ган пе­си­ләр ара­сын­да иң кар­ты бул­са да, элек­ке­ге ре­корд­ны уза ал­ма­ган әле. 2005 ел­да тер­кәл­гән мәгъ­лү­мат­лар бу­ен­ча, иң карт пе­си­гә 38 яшь бул­ган, ул күп­тән үл­гән ин­де.

***

НА­СА га­лим­нә­ре Ай­да бик үзен­чә­лек­ле мә­га­рә тап­кан­нар. Ай өс­ле­ген­дә тем­пе­ра­ту­ра ре­жи­мы -170 тән +120 гра­дус­ка ка­дәр уй­нап то­ра, ә бу мә­га­рә эчен­дә ул һәр­ва­кыт +17 гра­дус икән. 2009 ел­дан баш­лап га­лим­нәр Ай өс­ле­ген­дә бар­лы­гы 16 мә­га­рә тап­кан­нар.

***

Җир пла­не­та­сын­да 8 мил­ли­ар­дын­чы ке­ше ту­ды. Бу шат­лык­лы хәл Әр­мәнс­тан­да­гы Мар­ту­ни шә­һәр­че­ген­дә бул­ган. Кыз ба­ла­га Ар­пи дип исем куш­кан­нар. Әр­мән те­лен­нән тәр­җе­мә ит­кән­дә аның исе­ме – нур ди­гән­не аң­ла­та. Ар­пи 2 кг 900 г бу­лып ту­ган.

***

Дөнь­я­да­гы иң зур вул­кан уян­ган. Бу Тай­вань­да­гы Мау­на-Лоа. Ул соң­гы тап­кыр 1984 ел­да ат­кан бул­ган. Хә­зер якын ти­рә­дә­ге ут­рау­лар көл­гә бат­кан. Вул­кан­нан ла­ва агы­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев