Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Декабрь традицияләргә бай! Без адвент-календарь ясыйбыз

Үзе­без дә уй­ла­ма­ган­да бик шәп тра­ди­ци­я­без бар­лык­ка кил­де. Бы­ел мин аны бер ай ал­дан ук эш­ли баш­ла­дым.

Уз­ган ел дус кы­зым бе­лән бер-бе­ре­без­гә ад­вент-ка­лен­дарь яса­ган идек. Бы­ел да шу­лай эш­ләр­гә бул­дык. Үзе­без дә уй­ла­ма­ган­да бик шәп тра­ди­ци­я­без бар­лык­ка кил­де. Бы­ел мин аны бер ай ал­дан ук эш­ли баш­ла­дым. Ад­вент-ка­лен­дарь ул – де­кабрь­нең һәр кө­нен­дә бер сюрп­риз ди­гән сүз. Бы­ел мин бер тарт­ма ал­дым да, аны ял­ты­ра­вык кә­газь бе­лән ябыш­тыр­дым. Ә эче­нә 31 кон­верт сал­дым. Һәр­бер­се­нә сан­нар язып там­га­лап чык­тым. Шун­нан бу кон­верт­лар­ны кы­зык­лы нәр­сә­ләр бе­лән ту­ты­ра баш­ла­дым. Дус­ты­ма бер көн­не  ск­виш элә­гә­чәк, ә бер көн­не сәй­лән­нән эш­лән­гән йө­зек, икен­че көн­не шо­ко­лад, ан­нан соң ин­нек. Шәп бит! 1нче де­кабрь көн­не без ка­лен­дарь­ла­ры­быз­ны бер-бе­ре­без­гә тап­шыр­дык. Дус­тым­ның ми­ңа бир­гән ка­лен­да­ре биг­рәк тә ма­тур ки­леп чык­кан. Бе­рен­че көн­не ми­ңа тәм­ле са­гыз эләк­те, бер­көн бе­тер­геч. Кы­зык! Өй­дә­ге­ләр дә «Бү­ген нәр­сә чык­ты?» дип кы­зык­сы­нып кы­на то­ра­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев