Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чыгарылыш укучылары күпчелек нинди һөнәрләр сайлый?

Югары уку йортына керергә җыенучыларның 29 проценты IT-юнәлеш буенча укырга тели. Популярлык буенча икенче урында – медицина. Аннан соң инженерлык белгечлекләре килә. Дүртенче урында – икътисад, бишенчедә юрист, дизайнер, архитектор һәм тренер белгечлекләре.

Быел Казанда мәктәпне тәмамлаучылар иң еш медицина һәм IT белән бәйле һөнәрләрне сайлаячак. Бу хакта югары уку йортларына документлар тапшыручы абитуриентларның һәм колледжларга, училищеларга керергә ниятләүчеләрнең әти-әниләре әйтә. 

SuperJob сервисы үткәргән сораштыруда күренгәнчә, мәктәп укучылары тугызынчы сыйныфтан соң мәктәптән ешрак китә башлаган. Балаларының колледжга яки училищега керү планнары турында сораштырылган ата-аналарның 30 процент әйткән.

«Мәктәпне тәмамлагач, балалары укуларын югары уку йортында дәвам итәргә ниятләвен 48 процент ата-ана белдерде. Баланың урта уку йортына керергә җыенуы турында сораштыруда катнашучыларның 30 проценты сөйләде. Баланың чыгарылыш кичәсеннән соң эшкә барырга әзерлеге турында ата- аналарның 3 проценты әйтте», - дип билгеләп үтелә тикшеренү материалларында.

Югары уку йортына керергә җыенучыларның 29 проценты IT-юнәлеш буенча укырга тели. Популярлык буенча икенче урында – медицина. Аннан соң инженерлык белгечлекләре килә. Дүртенче урында – икътисад, бишенчедә юрист, дизайнер, архитектор һәм тренер белгечлекләре. 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев