Чыгарылыш сыйныф укучылары «Сириус» үзәгендә ИТ-белгечлекләр үзләштерә ала
Югары сыйныф укучыларының дүрт белгечлек һәм ун белем бирү программасы буенча белем алу мөмкинлеге бар.
Чыгарылыш сыйныф укучылары «Сириус» университеты көллиятендә мәгълүмати технологияләр һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә әйдәп баручы белгечлекләрне үзләштерә ала, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.
Югары сыйныф укучыларының дүрт белгечлек һәм ун белем бирү программасы буенча белем алу мөмкинлеге бар. Документларны онлайн тапшырырга мөмкин.
Кабул итү комиссиясе «Математика» һәм «Информатика» фәннәре буенча билгеләрне, шәхси казанышларны исәпкә ала, шулай ук «Бөтенроссия IT-раунды» конкурсында катнашу һәм «5»ле билгеләре генә булган аттестат өчен өстәмә баллар исәпләнә.
Көллияткә түбәндәге юнәлешләр буенча укырга кабул итәләр:
- компьютер системалары һәм комплекслары;
- челтәрле һәм системалы администрирование;
- мәгълүмати системалар һәм программалаштыру;
- телекоммуникация системаларының мәгълүмати иминлеген тәэмин итү
Көллияткә 11нче сыйныфтан соң кергән студентлар беренче курстан ук партнер компанияләрнең реаль кейслары белән практик эшләр башкаралар.
Уку процессында балалар VK, «Ростелеком», «Газпром нефть», «Тинькофф», «Альфа – Банк», «Гринатом», «Сириус» цифрлы операторы һ.б. кебек югары технологияле компанияләрдә стажировка һәм практика үтәләр. Дәресләр һәм стажировкалар укуның 70%ын, ә лецияләр һәм теория 30%ын алып тора.
Көллият студентлары карамагында уку, практик һәм проект эшчәнлеге өчен барлык кирәкле инфраструктура бар. Чит шәһәрләрдән килгән студентларга ташламалы нигездә элеккеге Олимпия авылындагы студентлар кампусында урын бирелә.
Көллияттә уку өчен документларны сайтта тапшырырга мөмкин. Бюджет урыннарына керү 15нче августта тәмамланды. Коммерция нигезендә документлар кабул итү 23 августка кадәр дәвам итә.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев