Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының "Солнышко" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә журналистлар өчен пресс-тур үтте

2022 елда Казанда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Бөтендөнья кышкы уеннар Олимпиадасы уза. Гомумән, республикада үзенчәлекле сәламәтлеккә ия кешеләр өчен уңай шартлар тудырылган, алар белән махсус эш алып барыла. Моның дөреслегенә Чаллының "Солнышко" үзәгендә үткән журналистлар белән очрашуда инанырга мөмкин булды.

23нче март көнне Чаллы шәһәренең "Солнышко" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә массакүләм мәгүлүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-тур оештырылды.

"Солнышко" үзәгендә ел саен шәһәребездән һәм Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык бала комплекслы реабилитация үтә. Курс озынлыгы 21 көн. Шул вакыт аралыгында 50дән артык балага сәламәтлекне ныгыту юнәлешендә төрле хезмәт күрсәтелә. Алар белән логопед, психолог,  дефектолог һәм башкалар эшли. 

Үзәктә Войта-терапия, Бобат-терапия, Адели дәвалау костюмы, Атлант, Гросс, Экзарт тренажерлары, массажның төрле төрләре, дәвалау ванналары, галотерапия, эрготерапия, заманча технологияләр – Синхро-С комплексы, Пертра уен комплексы һәм башкаларны кулланалар. Мондый ысуллар уңай нәтиҗәләр бирә – инвалид балаларның җәмгыяви (социаль) реабилитациясе 89,8 процент тәшкил итә. 
Бирегә йөрүче балаларның әти-әниләре фикеренчә, монда яхшы, уңай атмосфера булдырылган, белгечләр һәркайсы үз эшенең остасы, сыйфатлы хезмәт күрсәтелә. Шуңа күрә балаларда дәвалауның уңай йогынтысы күренә – алар укуда, аралашуда уңышка ирешә.

Язма http://shahrichalli.ru сайты материалларына нигезләнеп әзерләнде. 

Фото http://nabchelny.ru/ сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев