Чаллының «Балачак» хоры «Хорлар көрәше» Бөтенроссия конкурсы финалисты булды
Ачык ишек

Чаллының «Балачак» хоры «Хорлар көрәше» Бөтенроссия конкурсы финалисты булды

Мәскәү Кремленең төп сәхнәсендә чаллылыларга бүләкне РФ халык артисты Николай Басков тапшырды.

Юлия Кукаркина җитәкчелегендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенең «Балачак» хоры «Хорлар көрәше» Бөтенроссия конкурсы финалисты булды, Россиянең иң көчле 10 коллективы арасында 3 нче урын алды. Конкурска барлыгы мең ярым гариза бирелгән. 

Бөтенроссия конкурсының финалы 12нче июньдә Кызыл мәйданда узды. Мәскәү Кремленең төп сәхнәсендә чаллылыларга бүләкне РФ халык артисты Николай Басков тапшырды.

Чыганак: http://nabchelny.ru/news/47681


Нет комментариев