Чаллының Азатлык мәйданында роликларда бии торган дискотека үтәчәк
Ачык ишек

Чаллының Азатлык мәйданында роликларда бии торган дискотека үтәчәк

24нче августта Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданында фонтан янында «Музыка на закате» (0+) дигән кичә үткәрү планлаштырыла.

Концертта DJ Becks, DJ Bilyalov, DJ Arjuna катнашачак. Өч сәгатьлек программа планлаштырыла. Чара 19: 00 сәгатьтә башлана һәм 22:00 сәгатьтә тәмамлана.

Әлеге проектны оештыручы Динар Билалов теләге булган һәркемгә биюдә әйләнү өчен роликлы тимераяклар алырга тәкъдим итә. Моның өчен махсус платформа оештырылачак.

фото yandex.ru


Нет комментариев