Шулай ук барабанчылар чыгышы һәм автомотошоу да булыр дип көтелә.
Чаллы шәһәрендә Яшьләр көнендә Gayazovs Brothers дуэты чыгышы көтелә. Бу хакта "Челнинские известия" сайты хәбәр итә.
Абыйлы-энеле Тимур һәм Ильяс Гаязовлар тумышлары белән Татарстаннан. Алар «Малиновая лада», «До встречи на танцполе», «Черная пантера», «Галактический танцы», «Увезите меня на Дип-хаус» хитлары аша яшьләргә яхшы таныш.
Яшьләр көне 25 июньдә Чаллының Яр буе паркында узачак.
Бәйрәм программасында Splash барабанчылары, автомотошоу, «КАМАЗ-мастер»командасы узышлары планлаштырылган.
Яшьләр көнендә «Чаллы Dance»яшьләр фестивалендә катнашучылар да чыгыш ясаячак. Бәйрәм Energy радиосы диджейларыннан дискотека һәм салют белән тәмамланачак.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев