Чаллыда Виктор Цойның 60 еллыгына багышланган рок-фестиваль узачак
Ачык ишек

Чаллыда Виктор Цойның 60 еллыгына багышланган рок-фестиваль узачак

Рок-фестиваль 2022 елның 14нче августында Чаллының Җиңү паркында узачак.

Бу хакта оештыручы Евгений Афанасьев хәбәр итте.
 
Фестиваль танылган рок-музыкант, популяр җырлар авторы Виктор Цойның 60 еллыгына багышлана.
 
«Концертта тамашачылар «Ария», «Воскресение», «ДДТ», «Сплин», «Би-2», «Ночные снайперы» кебек төркемнәрнең хитларын да ишетәчәкләр", - дип сөйләде Евгений Афанасьев.
Концертта Чаллы һәм Менделеевсктан музыкаль төркемнәр чыгыш ясаячак, фестивальне үткәрү вакыты – 15:00 - 20:30.


Нет комментариев