Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Сәләт-Яр Чаллы» аланы үз эшен башлап җибәрде

22нче июнь - 9 июль көннәрендә Чаллының «Бумажник» балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагерында «Сәләт-Яр Чаллы» аланы үтә. Аланның юнәлеше - альтернатив белем бирү.

Аланның төп максатлары:
- катнашучыларның сәләтләрен үстерү өчен тиешенчә мохит тудыру;
- укучыларның шәхси үсеше өчен һәрьяклап гармонияле шартлар булдыру;
- Чаллы шәһәрендәге сәләтле балаларны табу, үстерү һәм аларга ярдәм итү өчен ел дәвамында эшләүче «Сәләт» клубын формалаштыру.

Сменада 7-11 сыйныфларда укучы 101 бала катнаша дип сөйләде безгә өлкән әйдәман Айдар абый Насибуллов. Әлеге сменада укучылар социаль челтәрләр алып бару, үзеңне популярлаштыру серләрен өйрәнәчәк икән.

Хисмәтова Фәридә белән Хәмәтҗанова Алия - сыйныфташлар. Алар Кукмарадан «Сәләт-Яр Чаллы»да катнашу өчен махсус килгән.

Мөхәммәтшин Самат бүген апасы Эвелинаны лагерьга озатырга килгән. 26нчы июньнән ул үзе дә «Сәләт-Раушан» аланына китәчәк.

Самат математика, журналистика һәм транспорт белән кызыксына. Бигрәк тә трамвайлар турында күп белә ул. Хәтта Мәскәүгә «Лучше всех» тапшыруына да барып трамвайлар турында сөйләп кайткан. Бу хакта горурланып сөйләде ул безгә. Саматның белемнәр горурланырлык та шул. Менә үзегез карагыз.

Аланда кызык булачак икәне сизелеп тора.

Урбан-татар яшьләр берләшмәсе «Сәләт-Яр Чаллы» аланы катнашучылары өчен квиз үткәрде. Квиз Чаллыга багышланган иде. Бу хакта URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев