Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Сабан туе гүзәле»н сайлаячаклар

16нчы июнь көнне 18:00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Сабан туе гүзәле» конкурсының финалы узачак.

2022 елгы Сабантуйның төп гүзәле титулы өчен 12 кыз көрәшә. Гүзәл затлар арасында урта һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре бар. Хәзер конкурсантлар актив рәвештә финалга әзерләнәләр. Кызлар вокал, хореография, сәхнә сөйләме, модельлык сәнгате белән шөгыльләнә, алар белән педагоглар, режиссер, модельерлар һәм визажистлар эшли.

Конкурс 1993 елдан бирле Сабантуй бәйрәме алдыннан үткәрелә. 18нче июньдә, җиңүче һәм финалистлар төп сәхнәдә Сабантуй батырын котлаячаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев