Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Россиядә беренче профильле мәктәп барлыкка киләчәк

42нче мәктәп психологик-педагогик статус алырга әзерләнә.

Ул Россиядә мондый төрдәге беренче мәгариф учреждениесе булачак. Эш НГПУ ярдәмендә җайга салыначак.

Сигезенче сыйныфтан биредә психологияне һәм педагогиканы мәҗбүри рәвештә укыта башлыйлар. 10 һәм 11 нче сыйныфларда барлык укулар да профильле булачак. Мәктәпнең планы – мәгариф өлкәсе өчен кадрлар әзерләү. Чыгарылыш сыйныф укучылары максатчан юнәлеш буенча Казан һәм Чаллы педагогия университетларына укырга керә алачаклар. Алар өчен шулай ук айлык стипендия – 15 мең сум түләү каралган. Уку тәмамлангач, алар җирле мәгариф учреждениеләрендә эшләргә тиеш булачак.

Әлеге проектның башлап йөрүчесе – НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкбәрова һәм 42нче мәктәп директоры Вадим Матюшин. Алар икесе дә шәһәр Советы депутатлары.

42нче мәктәп 2019 елда төзелгән, Яшьлек микрорайонында урнашкан, Чаллыда иң эре мәктәпләрнең берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев