Чаллыда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе башланды
Акция 7 августтан 25 августка кадәр "Нур"яшьләр үзәгендә уза.
Яңа уку елы алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Чаллы бүлекчәсе һәм "Нур" яшьләр үзәге «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздыра.
Акция 7 августтан 25 августка кадәр "Нур"яшьләр үзәгендә уза.
Хәйрия акциясендә катнашу өчен "Нур"яшьләр үзәгенә канцелярия товарлары, мәктәп кирәк-яраклары, дәфтәрләр, альбомнар, балалар иҗаты өчен җыелмалар, портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, әдәби китаплар алып килергә мөмкин. Бу товарлар барысы да яңа булган очракта гына кабул ителә.
Җыелган канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдәге һәм ата-анасыз калган балаларга тапшырылачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8-8552-39-68-29.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев