Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Геройлар иле» лагерының ике сменасы узачак

«Саулык» сәламәтләндерү комплексында 7 августтан 3 сентябрьгә кадәр «Геройлар иле» бөтенроссия хәрби-тарихи лагереның ике сменасы узачак. Аларның һәркайсында 12-17 яшьлек 500 бала ял итәчәк.

 

Бу хакта Чаллы шәһәре рәсми сайты хәбәр итә

Лагерь программасы түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:

- «Сакчылар» (хәрби әзерлек);

- «Тарих сакчылары» (эзтабарлыкка өйрәтү);

- «Җиңү волонтерлары» (проектлар ясау);

- «Җиңү медиасы» (патриотик контент ясау серләре).

Лагерьда катнашу өчен уку учреждениесендә гариза тутырырга һәм аны 23 майның 17:00 сәгатенә кадәр gudodpo@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Лагерьда 12-17 яшьлек (лагерь сменасы башланган вакытка), балалар хәрби-тарихи лагерында катнашу һәм спорт белән шөгыльләнүгә сәламәтлеге ягыннан әзер, конкурс нигезендә сайлап алынган РФ егетләре һәм кызлары катнаша ала.

Кандидатның ата-аналары яки башка законлы вәкилләре конкурста катнашу өчен гариза бирер алдыннан странагероев.рф рәсми сайтында лагерь кагыйдәләре һәм нигезләмәсе белән танышырга тиеш. Шулай ук ата-аналар баланың лагерьда катнашуына махсус форма буенча тутырылган гариза бирергә тиеш.

Мотивацияле хат күләме буенча 250дән 500 билгегә кадәр булырга тиеш. Хатта ни өчен нәкъ менә сез программада катнашырга тиеш, күрсәтелгән юнәлешкә мөнәсәбәтегез һәм шул өлкәдәге казанышларыгыз күрсәтелергә тиеш.

Портфолиога рәхмәт хатлары, грамоталар, тәкъдим итү хатлары, бөтенроссия, региональ һәм муниципаль спорт ярышларында, олимпиадаларда, хәрби-тактик уеннарда җиңүче дипломнары, иҗади конкурсларда катнашучы сертификатлары, фестивальләр лауреаты сертификатлары һәм кандидатның казанышларын раслаучы башка документлар тәкъдим ителә. Файлларның саны 9дан артмаска тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев