Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Факил Сафин иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференциянең йомгаклау чарасы үтте

Әлеге чарада укытучылар, укучылар, журналистлар һәм язучылар катнашты.

22 апрель көнне Чаллы шәһәренең 55 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Габдулла Тукай исемендәге премияләр иясе Факил Сафин иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференциянең йомгаклау чарасы үтте.

Әлеге чарада укытучылар, укучылар, “Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире Резеда Юсупова, “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире Резеда Гасыймова, филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, филология фәннәре кандидаты, җырчы Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова катнаштылар. Кичә дә укучылар әдипнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Факил Сафин сәхнәдә чыгыш ясаган балаларга Татар телен үстерү комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов ярдәме белән басылып чыккан китапларын бүләк итеп бирде. Дания Сибгатуллина Факил Сафин иҗат иткән җырларны башкарды. Тел һәм милләт, тәрбия һәм матбугат хакында гамьле сөйләшү белән тәмамланды.

Чыганак https://vk.com/yazuchilar?w=wall-61004358_6500

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев