Чаллыда буяулар фестивале үтәчәк
Ачык ишек

Чаллыда буяулар фестивале үтәчәк

2нче июль көнне 17.00 сәгатьтә Җиңү паркында буяулар фестивале үтәчәк.

Фестивальдә катнашу бушлай. Буяуларны шунда ук алырга мөмкин булачак. Бәйрәмдә катнашучылар биеп, бер-берсенә төсле буяулар сибеп, күңел ачачак. Буяу табы югач, киемдә калмый, дип ышандыра оештыручылар.

Моңа кадәр фестиваль 18нче һәм 26нчы июнь көнне булган иде.

Чараларны «Вместе Зажигаем» арт-проекты оештыра.


Нет комментариев